Минзәләнең "Юность" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә узган яшь хоккейчыларның Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" Бөтенроссия ярышларының Республика финалы җиңүчеләре билгеле булды.
Беренче урында Биектау районының "Биектау" командасы, икенче - Сарманның "Ирбис", өченче урында Лениногорск шәһәренең "Нефтьче" командасы. "Минзәлә лачыннары" 4 нче урынга чыкты.
Җиңүчеләр Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Спорт министры урынбасары Айрат Ахмеров, "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, район башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Наил Хисамбиев, Биектау район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин (ул үз командасы өчен җан атарга махсус килгән), "Алтын алка" клубының төбәк рәисе, ярышларның баш хөкемдары Михаил Бойцов, ТР Хоккей Федерациясенең башкарма директоры Кирилл Голубев, Минзәлә район прокуроры Феликс Хафизов, Минзәлә район суды рәисе Рәшит Кашапов, Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлеге начальнигы Илсур Хаҗиев, Минзәлә район Советы депутаты Эдуард Кузнецов, "Юность" боз сарае директоры Хәмзә Гыйләҗетдинов кулыннан медальләр, грамоталар, кубоклар һәм зур суммада акчалата бүләкләр алдылар