Минзәлә педагогия көллияте традицияләргә бик бай. Шуларның берсе - 15 февраль - Советлар Сюзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
Көллият тарихы шагыйрьнең исеме белән бик бәйләнгән. Шанлы 41 нче елда Муса Җәлилнең хәрби-сәяси курслары курсантлары составында булуы белән без чиксез горурланабыз. Шушы баскычлардан ул актлар залына менгән. шигырьләрен укыган, бүгенге студентлар белем ала торган кабинетларда укыган. Көллиятебез аның исемен йөртә һәм бу исем безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк.
Бу көнне көллияттә каһарман шагыйрьнең тууына 113 ел тулуга багышланган митинг узды. Чарада көллият директоры Ренат Ибраһимов, Муса Җәлилнең мемориал-музее мөдире Алсу Григорьева студентларга мөрәҗәгать иттеләр, яшь буынга шагыйрьнең батырлыгы турында сөйләделәр. 1 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең "Минзәлә кызына" шигырен татар, рус һәм инглиз телләрендә сөйләделәр.
Иртә белән студентлар каһарман шагыйрьнең һәйкәл-бюстына чәчәкләр салдылар.