Без Бөек Ватан сугышында җиңүебез хакында сөйлибез

2019 елның 15 феврале, җомга

"Солдат" сүзенең кирәксез һәм таныш булмаган вакыты җир йөзенә беркайчан да килмәс, ахрысы. Планетабызда сугышлар борынгы заманнардан  бирле туктап тормый. Без Бөек Ватан сугышында җиңүебез турында сөйлибез, ул дәһшәтле елларны искә алабыз, әмма аннан соң тагын бер - озынлыгы буенча ике тапкыр озаграк барган, игълан ителмәгән сугыш - Әфган сугышы турында сөйлибез.

14 февраль - Сугышчан интернационалистлар истәлеге көне алдыннан Үзәкләштерелгән китапханәнең уку залында 1 нче урта мәктәпнең 5 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе - Л.Г.Гайнуллина) белән уздырылган очрашуга Әфган сугышы каһарманнары Комар Валерий Васильевич һәм Елхов Владимир Михайлович килде.
Чара башында Р.Гәрәй исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре Эльвира Кишева һәм Айгөл Нәбиева бу сугыш турында кыскача мәгълүмат бирделәр.
Валерий Васильевич  һәм Владимир Михайлович әфган сугышы, безнекеннән нык аерылып торучы климат шартлары җирле халык һ.б.лар турында җентекләп сөйләделәр. Малайларны әфган армиясенең һәм безнекеләрнең ничек кораллануы кызыксындырды. Очрашу ахырында В.М.Елховның шәхси альбомындагы фотоларны карадылар, сораулар бирделәр. Ахырда шәм яндырып, туган якларына кайтмаган якташларны искә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International