Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына төгәл 30 ел тулды. Бу сугыш бик озак барды. Сугышта булмаган аталарның сугышта булган балалары - әфганчылар турында еш кына шулай диләр. Әфган чиген еракта калган 1979 елда узган солдатлар алда нәрсә көтелгәнен, нәрсәгә әзер булырга кирәклеген аңламый әле. Алар билгесезлеккә китә. Үз бурычларын үтәргә киткән сугышчы интренационалистлар арасында якташларыбыз да бар.
Туган якны өйрәнү музеена килгән балалар бу аяусыз сугыш турында күп нәрсә белделәр. Күргәзмәдә әфганчыларның биографиясе, истәлекләре, фотодокументлар, кораллар һәм форма куелган иде. Бер минутлык тынлык белән һәлак булган якташларыбызны искә алдылар.