Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар хокукларын яклау законы нигезендә үзгәрешләр булуын хәбәр итә . Шул унайдан «Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында» дигән №250-ФЗ үз көченә керде.
Элеге yзгәрешләр , Интеренет челтәре аша товар сатучылар, яки хезмәт курсәтучелэр эшләрен җайга салуына карата.
Агрегаторлар - товарлар, хезмәтләр урнаштыру буенча Интернет челтәрендә мәйданчык бируче юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр, алар кулланучылар белән тиешле килешү төзүдә катнашмый.
Закон мондый сервисларның хуҗаларын уз сайтларында кулланучыларага үзләре, сатучылар (башкаручылар) hэм товар турында мәгълүмат урнаштырырга тиешле булуларын мәҗбур итә.
Кулланучыга товар (хезмәт күрсәтүләр) яки сатучы (эш башкаручы) турында дөрес яки тулы булмаган мәгълүмат биргән агрегатор хуҗасы җавап тота.
Кулланучы агрегатор хуҗасына товарга (хезмәт күрсәтүләргә) алдан түләү суммасын кире кайтару турында таләп күрсәтергә хокуклы. Агрегатор хуҗасы товарны (хезмәт күрсәтүләргә) алдан түләп куйган сумманы кулланучы тарафыннан мондый таләп куелганнан соң ун календарь көн эчендә бер үк вакытта түбәндәге шартлар булганда кире кайтара:
* кулланучы тарафыннан агрегатор хуҗасының банк счетына алдан түләү кертелгән товар (хезмәт күрсәтү) кулланучыга вакытында тапшырылмаган очракта);
*кулланучы сатучыга (башкаручыга) тарафыннан товарны билгеләнгән вакытка тапшыру (хезмәт күрсәтү) йөкләмәләрен бозып, сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тарту турында хәбәрнамә җибәргән очракта.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 12, 18, 29 статьяларында (Закон) сыйфатсыз товарны (хезмәт күрсәтүне) тапшыру һәм (яки) товар сатучы тарафыннан сату (хезмәт күрсәтү) срогын бозып, кулланучының милек таләпләрен ирекле тәртиптә канәгатьләндермәгән очракта, кулланучылар хокукларын яклау турында " Россия Федерациясе Законының (Закон) 12, 18, 29 статьяларында суд органнарына мөрәҗәгать итә алалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы