"Россиянең чаңгы юллары" Татарстан Росреестрының яңа исемнәрен ачты

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Традиция буенча Татарстан Росреестры хезмәткәрләре "Россия чаңгы юллары" массакүләм спорт чарасында катнаштылар. Әлеге чара күп еллар дәвамында илебезнең чаңгы спортын сөючеләрне берләштерә.

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Евгений Бабич җитәкчелегендә спортчыларыбыз өчен җан атарга хезмәттәшләре генә түгел, гаиләләр белән килгәннәр иде.

Шунысы куанычлы, Татарстан Росреестрының ел саен спорт чараларында катнашучы хезмәткәрләре сафлары яңа исемнәр белән тулыланды (мисал өчен, документларны эшкәртү бүлегеннән Сергей Нестеров, физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве уздыру бүлегеннән Наталия Попова һ.б.лар).

Чаңгычылар сыйфатында беренче тапкыр физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве уздыру бүлегеннән  Энҗе Мөхәммәтгалиева, документлар эшкәртү бүлегеннән Наилә Миңсафина, оештыру һәм контроль бүлегеннән Наталья Арзина һәм мәгълүмат бүлегеннән Булат Хәйретдиновлар катнашты.    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International