РФ Дәүләт Думасында "Россия Федерациясендә паллиатив ярдәм белән законлаштырылган тәэмин ителеш" темасына парламент тыңлаулары узды.
Парламентарийлар төбәк вәкилләре, экспертлар, волонтерлар, хоспис хезмәткәрләре белән бергә паллиатив медицина ярдәме турында закон проектына төзәтмәләр буенча тәкъдимнәрне, шулай ук булачак законны тормышка ашыруны тикшерде.
"Мондый хезмәтләр күрсәтүгә чыгымнарның тулаем күләме 2018 елда 21 млрд сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 24% ка югары, 2019 елда бу сумма - 23 млрд сум", - диде Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.
Паллиатив ярдәм турында закон проектының беренче укылышы 16 гыйнварда узды,икенче укылышка төзәтмәләрне 14 февральгә кадәр кертергә була.