Минзәлә муниципаль районында "Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" социаль приюты" Дәүләт казна учреждениесе тәрбиячеләре Абдуллин Рәхим Насыйф улының Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан сугыш ветераны булуы белән горурланалар.
Совет гаскәрләренең Әфганстаннаы чыгарылуына 30 ел тулу алдыннан да приютта тәрбияләнүчеләр Бикбау авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыла, Әфган сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга багышланган мемориал комплекста булдылар. Рәхим Насыйф улы да шул авылдан.
Тәрбияләнүчеләрне Бикбау авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Усманов Флүс Нәҗип улы, Бикбау урта мәктәбенең элекке башлангыч хәрби хәзерлек фәне укытучысы Шәисламов Ринат Җәүдәт улы каршы алды. Ул балаларга Бикбау мәктәбен тәмамлаган укучылары, аларның әфган сугышында катнашуы турында сөйләде, булачак Ватан сакчыларына теләкләрен җиткерде.
Әңгәмә барышында балалар Әфганстан Демократик Республикасына 1979-1989 нчы елларда 15 кешенең китүен, барысының да исән-сау әйләнеп кайтулары турында белделәр.
Ветеранның истәлекләрен тыңлагач, балалар тәрбиячеләре Рәхим Нәҗип улы узган данлы юллар белән горурландылар.