Республикада агымдагы елның гыйнвар аенда сәнәгать секторында тере авырлык белән 7 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 процентка артык.
Агымдагы елның 1 февраленә авыл хуҗалыгы оешмаларында дуңгызларның баш саны 436,5 мең баш, ягъни узган елга караганда 103 % тәшкил итә.
Дуңгыз итен җитештерү күләмен арттыруга зур өлеш кертүче предприятиеләр: "Камский бекон" ҖЧҖ - 4 мең тонна (107% 2018 елга), "Авангард" ҖЧҖ - 1,5 мең тонна (109%). "ТатмитАгро" ҖЧҖ - 0,7 мең тонна.
"Камский бекон" 2018 ел нәтиҗәләре буенча РФда дуңгыз итен җитештерүче 20 эре предприятие исемлегенә керде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы