"Синең караш" II Республика балалар фото-эшләре конкурсы призерлары

2019 елның 9 феврале, шимбә

2 нче урта мәктәп укучылары Сергей Мясников һәм Сергей Фёдоров II Республика балалар фото-эшләре конкурсы призерлары булдылар.

Әлеге конкурс Татарстан Республикасы укучыларын фотография сәнгате аша эстетик чынбарлыкны иҗади сурәтләүгә җәлеп итү максатыннан 2018 елның 12 ноябреннән 2019 елның 24 гыйнварына кадәр чорда Республика мәктәптән тыш эш үзәге һәм Арча муниципаль районының Мәктәп укучылары сарае белән берлектә уздырылды.

Конкурска Татарстан Республикасының 19 территориясенең 66 белем бирү оешмаларыннан 355 эш тәкъдим ителде.

"Көтелмәгән ракурс" номинациясендә Сергей Мясников 2 нче урын алды, Ә Сергей Федоров исә "Урам фотографиясе" жанрында замана яшьләре тормышын чагылдыручы "Яшьләр культурасы" номинациясендә җиңү яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International