ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "ТатАгроЭкспо" га чакыра.

2019 елның 9 феврале, шимбә

13-15 февральдә Татарстанда Идел буе агросәнәгать форумы һәм "ТатАгроЭкспо" Халыкара махсуслашкан күргәзмә узачак. Әлеге чараларда Россия төбәкләреннән һәм ТРның 320 оешма-предприятиеләреннән 3000 дән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак.

Чараның максаты - Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара элемтәләрен ныгыту, товар, җиһазлар эшләүче һәм җибәреп торучылар, хезмәт күрсәтүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясеннән файдаланучылар арасында эшлекле элемтәләр булдыру, агросәнәгать секторын үстерү һәм ярдәм итү өлкәсендә көч куюны консолидацияләү.

Агросәнәгать форумы кысаларында киңәйтелгән эшлекле программа каралган. Татарстан Республикасы авыл ухҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе, авыл хуҗалыгы тармалары буенча тематик түгәрәк өстәлләр уздыру, терлекчелек һәм үсемлекчелек үсешендә актуаль мәсьәләләр буенча семинарлар һәм остаз дәресләре үткәрү планлаштырыла.

Уздыру урыны - "Казан-Экспо" халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Зур Кабан авылы, Күргәзмә ур., 1 нче йорт (Халыкара аэропорт).

Тулырак мәгълүмат http://agro.tatarstan.ru/rus/itogovaya-kollegiya.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International