Марат Әхмәтов: үзара җаваплылык мөһим

2019 елның 9 феврале, шимбә

Чара башында кунаклар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы фойесында оештырылган район кулланучылар җәмгыятьләренең үзләре җитештергән продукциясе күргәзмәсен карадылар, төрле сыйлардан: ит продукциясе, казылык, камыр ризыклары, татлы ризыклар һәм файдалы үлән чәйләреннән авыз иттеләр.

Җыелышны ТР Вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты һәм сүзне Татпотребсоюз Советы Рәисе Мәхмүт Фәттаховка бирде.

Зәй муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов районда кулланучылар кооперациясенең эш тәҗрибәсе һәм үсеш преспективалары белән таныштырды.

РФ Центросоюзның төбәкләр белән эш буенча Идарә начальнигы әйтүенчә, Татарстанда дәүләт һәм кооперациянең үзара бәйләнеше буенча уникаль ситуация булдырылды. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International