Ел саен районнар һәм авыл җирлекләре арасында уздырыла торган иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәлешкә Республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 декабрендә кабул ителгән №2705-р Боерыгы нигезендә, 27 декабрьдә Иҗтимагый палата Советы Татарстан Республикасының муниципаль районнары (шәһәр округлары) арасында "Иң яхшы бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы" Республика конкурсын уздыру турындагы Положениене эшкәртте һәм Конкурс комиссиясе составын раслады. Аның составында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, Татарстан Республикасы Президент Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы вәкилләре керде. Конкурс 2018 елның 25 декабреннән 2019 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итте.
"Иң яхшы бизәлгән үзәк Яңа ел чыршысы һәм биш зона төркеме (район үзәкләреннә тыш) буенча җирлекләрдә Яңа ел чараларын уздыру" номинациясендә Минзәлә муниципаль районының Коноваловка авыл җирлеге 3 нче урынны яулады.
Конкурс нәтиҗәләрен ТР Хөкүмәт йортында ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Экзам Губайдуллин белдерде.
Экзам Губайдуллин әйтүенчә, һәр номинациядә җиңүчегә беренче урын өчен 1 млн сум, икенче урын өчен - 500 мең сум, өченчегә - 200 мең сум акча бирелергә тиеш. Гомуми приз фонды 11.7 млн сум тәшкил итә.