Мәдәният сараеннан кәнәфиләрне алып кайтучылар да аптырашта иде, без дә бу темага кагылышлы бик күп сораулар алдык.
Чөнки узган ел түбәдә һәм янәшәдәге территориядә капиталь ремонт үткәрелде, ә быел ул бина эчендә дәвам итәчәк. Район башлыгы Айдар Салахов төзелеш, ремонт эшләре бара торган объектларның чираттагы әйләнәсендә подрядчылар белән эшләрнең башлануына һәм төрләренә кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә күтәрде.