Валентина Автулева үз эшендә күпфатирлы йортлар буенча җаваплы кешеләргә таяна.

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

5 нче ТОС җитәкчесе күп фатирлы йортларда иң җаваплы кешеләр белән очрашты.

Очрашу Луиза Токарева кафесында чәй табыны артында җылы атмосферада узды.

Очрашуга Зоя Корнева, Зәкия Ханова, Флүс Абзалова, Лидия Дмитриева, Юныс Мөхетдинов, Зоя Лукьянова, Нина Фадеева, Валентина Горохова, Рида Вәлиева, Галина Борисова, 1-3 комплекстан Нина Барова чакырылган иде.

Очрашуда шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева да катнашты, ул балалар иҗаты йортында тәрбияләнүчеләр ясаган календарьлар тапшырды.

Очрашу ахырында территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Валентина Автулева быел алынган грант хисабына бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International