Татарстан Росреестры вәкиле ТНВ телеканалында иҗтимагый-сәяси программада эксперт булачак.

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

28 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә ТНВ телеканалында "Яңа Гасыр трибунасы - Депутат трибунасы " программасы чыгачак. Бу юлы вакыйгалар фокусында - "гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында"гы яңа закон кебек актуаль тема, ул, билгеле булганча, 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Әлеге программа төрле дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында чыга. Татарстан росреестрыннан эксперт сыйфатында физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева чыгыш ясаячак.

Ток-шоу кысаларында анда катнашучылар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак: яңа норматив документ ни өчен кирәк булды, хәзер җирле хакимиятләрдән төзелеш өчен рөхсәт алырга кирәкме, бу дача амнистиясе һәм тд.

Программа барышында яңгыраган мәгълүмат күп кенә телевизор караучылар өчен кызыклы гына түгел, файдалы да булырга мөмкин.

Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International