Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе базасында ел саен илебезнең барлык төбәкләрендә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә үткәрелә торган «географик диктант» Халыкара белем бирү акциясе узды.
Диктантны Россия, АКШ, Бразилия, Германия, Франция, Италия, Индонезия, Австралия, ЮАР, Намибия яздылар. Акциянең инициаторы-Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин. Быел ул Рус география җәмгыяте тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Диктантта катнашу ирекле һәм бушлай. Быел диктант язарга теләгән һәркем килде, алар арасында шәһәр һәм район укытучылары, шәһәр мәктәпләре укучылары, Яшь армиячеләр бар иде. Диктант башланыр алдыннан һәр катнашучыга Шәхси идентификация номеры бирелде. Аның буенча катнашучы үзенең нәтиҗәсен сайтта тикшерә алачак http://dictant.rgo.ru. Акцияне оештыручылар-география укытучысы Зиязиева Р. р. һәм методист ИМЦ Сәлахова А. Ф., мәктәп җитәкчелегенә, аудиторияләрдә белгечләр һәм күзәтүчеләргә ярдәм йөзеннән рәхмәт белдерәләр.