Бу көн илебездә яши торган төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре арасында үзара татулык һәм тынычлык, тотрыклы социаль-икътисадый вәзгыять символы булып тора. Бу көн илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлы традицияләрен дәвам итүнең бер күркәм билгесе дә. Районыбызда 30 меңгә якын халык яши, 13 милләт вәкиле исәпләнә. Төрле телләрдә аралашсалар да, алар үзара дус, тату мөгамәләдә, хезмәттә һәм көнкүрештә ярдәмләшеп яши.
Хөрмәтле минзәләлеләр, әлеге бәйрәм белән Сезне! Эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.
Айдар Салахов, муниципаль район башлыгы.