"Бердәм Россия" партиясенең Минзәлә җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров гражданнарны кабул итте.
Аңа шәхси сораулар белән дүрт минзәләле мөрәҗәгать итте. Пенсионер Нина Фадеева "сугыш чоры балалары турында "Федераль закон кабул ителәчәкме һәм әлеге категория гражданнарның нинди ташламалардан файдаланачагы белән кызыксынды. Фидия Хәлиуллинаны пенсияне яңача законнар буенча яңадан исәпләүнең ничек ясалачагы турындагы мәсьәлә кызыксындырды. Ике шәхси эшмәкәр кече эшмәкәрлеккә кагылышлы сорауны бирде . Алар адресына контрафакт тауар сату куркынычы янаган хатлар килә.
Ирек Хәйдәрович минзәләлеләрне игътибар белән тыңлады һәм киңәшләр бирде. Проблемалы мәсьәләләр буенча кирәкле запрослар әзерләнәчәк.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelintsy-zadali-nasushchnye-voprosy