Минзәләдә Зур этнографик диктант узды.

2018 елның 3 ноябре, шимбә

2018 елның 2 ноябрендә 3 нче мәктәп базасында «Зур этнографик диктант»Бөтенроссия акциясенең муниципаль этабы узды. Диктантның максаты-халыкның этнографик грамоталылыгын, аларның Россиядә яшәүче халык турындагы белемнәрен бәяләү. Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.  
Акциядә шәһәр һәм районның 52 кешесе: 48 хатын-кыз һәм 4 ир-ат катнашты. Иң яшь катнашучының яше-26, иң тәҗрибәле кешенең яше-65.  
Диктант тест формасында узды һәм үз эченә 30 сорау керде (гомумфедераль өлеш, барлык мәйданчыклар өчен бердәм; 10 сорау – диктантның төбәк өлеше, һәр субъект өчен уникаль). Максимум 100 балл җыярга мөмкин иде. Район буенча уртача нәтиҗә 80 балл тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International