Шәһәр су алу җайланмасы-шәһәрдә эчәргә яраклы суның бердәнбер чыганагы. Район җитәкчелеге аның торышын ныклы контрольдә тота.
Быел Минзәлә районы җитәкчелегенең әлеге су алу җайланмасын капиталь ремонтлау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменә үтенечнамәсе канәгатьләндерелде: моның өчен 80 млн.сум бүлеп бирелде.
Капиталь ремонт 2 этапта узачак. Быел беренче этапта 49,5 млн. сумга эшләр башкару планлаштырыла. Проект эшләрен "Линда" оешмасы башкарачак, ә төзелеш-монтаж эшләренең подрядчысы булып ООО "ПМК "Мелиорация" тора.
Район башлыгы Айдар Салахов подрядчы оешма җитәкчелеге белән очрашты, ремонт барышы белән танышты һәм тиешле бурычлар куйды.


http://menzela.ru/news/novosti/na-menzelinskom-vodozabore-idet-kapremont