2018 елның октябрь аенда Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 100 ел тула. Комсомоллар илебез куәтен арттыруда, яңа шәһәрләр һәм завод-фабрикалар төзүдә, яңа чирәм җирләр ачуда катнаштылар. Комсомол сафлары бик күп яшьләр өчен чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булды. Комсомолның 100 еллык юбилеен уткәрудә Минзәлә районының «Тургай» мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм яшусмерләр социаль приюты читтә калмады, юбилей айлыгы игълан ителде. Айлык уткәру дәвамында төрле бәйрәм чаралары утте: комсомолларның батырлыгы турында нәфис фильмнар каралды, балалар ярдәмендә комсомол турында төрле фото кургэзмэ, фоторәсемнәргә коллажлар ясалды, тугәрәк өстәлләр уткэрелде. Приютта тәрбияләнуче балалар комсомол ветераннары белән өйләрендә очрашып, аларның яшьнәп уткән яшьлеге-комсомол тормышы турындагы истәлекләрен тыңладылар. Бу олы юбилейга багышлап төрле спорт чаралары да утте. Бу айлыкны уткэру азагында приютта тәрбияләнучеләр кече яшьтәге балалар оешмасына кабул ителделәр.