«Җылы игелекле куллар»хәйрия акциясе

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Минзәлә районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә «Җылы Игелекле куллар» хәйрия акциясе, яшелчә рәвешендә табигый ярдәм күрсәтү төгәлләнде. Учреждение тарафыннан үткәрелә торган акциянең максаты — аз керемле гаиләләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга хәйрия ярдәме җыю һәм тарату. Акция барышында аз керемле һәм күп балалы 4 гаиләгә хәйрия ярдәме күрсәтелде.  Яшелчә хәйрия кәрзине: 1 капчык бәрәңге, 1 капчык чөгендер, 1 капчык кишер тәшкил итте. Әлеге акциядә битараф булмаган эшмәкәр, Югары Тәкермән авылының фермер хуҗалыгы башлыгы Нәсим Дәүләтов катнашты.

«ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесе директоры Елхова Наталья билгеләп үткәнчә, бу күп балалы һәм аз керемле гаиләләр өчен реаль ярдәм.

Иганәчебез Дәүләтов Нәсим Галимҗановичка яшелчә кәрҗине биргән өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International