ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы "Республика мөлкәт казнасы" дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бәясен күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән Техник инвентаризацияләү бюросы оешмасының автотранспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.
Чарада шулай ук ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов, Казан шәһәре Башкарма комитетының шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе башлыгы Наил Галиев, «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең ТР буенча филиалы директоры урынбасарлары Антон Самойлов һәм Юлия Шпалитова, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре һәм бизнес вәкилләре катнашты.
Закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә, әйтик, вәкаләтле башкарма органнар төзелеш тәмамлану турында хәбәр алганнан соң җиде эш көне эчендә күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү өчен документлар Росреестрга мөстәкыйль рәвештә җибәрергә тиеш. Шулай итеп, дәүләт хезмәтләре хәзер КФҮ аша Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итәргә кирәкми торган гражданнар өчен уңайлырак була бара, моның өчен муниципаль хакимият органнары эшли.
Әмма халык өчен дәүләт хезмәтләрен алу процедурасын гадиләштерүче һәр закон проекты артында моны тәэмин итәргә тиешле дәүләт органнарының гаять зур эше булырга тиеш. Киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды. Түгәрәк өстәл артына җыелган дәүләт органнары һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре республиканың мәгълүмати мохитенең электрон бәйләнешен оештыру буенча үзләренең ихтыяҗларын белдерделәр, ә бизнес вәкилләре аларны тормышка ашыру өчен программа техник чишелешләр тәкъдим иттеләр.
Әлеге киңәшмә дәүләт теркәве, кадастр исәбенә документлар бирү максатларында дәүләт органнары һәм муниципаль хакимият органнары арасында сыйфатлы электрон бәйләнешне тәэмин итәргә тиешле мәгълүмат системасын гамәлгә кертү буенча беренче адым булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республикада дәүләт хезмәтләренең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру буенча зур эш алып бара, аның соңгы нәтиҗәсе – гражданнар өчен уңайлылык, бизнес өчен уңайлы булу һәм Татарстанда икътисадый үсеш.
Матбугат хезмәте
.jpg)