Шимбә көнне, 27 октябрьдә, шәһәрнең Октябрь мәйданында гадәттәге көзге авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырыла.
Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, авыл җирлекләре вәкилләре, уку йортлары, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары һәм районның башка товар җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәкләр.
Район халкы һәм кунаклары бу көнне бәрәңге, ит, балык, бал, ярма эшләнмәләре, яшелчәләр, сөт продуктлары һәм башка бик күп әйберләр сатып ала алачаклар. Шулай ук ярминкәдә ашлык, фураж, печән, салам сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкәгә килүчеләрне һәрвакыттагыча мәдәни программа көтә: театральләштерелгән тамаша, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында концерт.
Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана. Ярминкәгә рәхим итегез!