2018 елның 20 октябрендә Минзәлә муниципаль районының "Юбилейный" балалар бюджет учреждениесендә шәһәр һәм район урта мәктәбе укучылары, урта махсус уку йортлары студентлары, оешма, предприятие һәм пенсионерлар арасында шахмат-шашка буенча юбилей турниры узды. Ярышлар нәтиҗәсендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә катнашучылар түбәндәге урыннарны яуладылар: көллият директоры Ренат Ибраһимов - 1 урын (шахмат буенча абсолют чемпион), физик тәрбия укытучысы Семенова А. Н.- 3 урын, студентлар Токарев М. - 1 урын, Никитин Д. - 2 урын, Орлов М. -3 урын, шашка буенча: Семенова Л. – 2 урын, Тимердарова Р.– 3 урын. Котлыйбыз! Шулай тотарга!


.jpg)