23 октябрьдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.
Матбугат хезмәте