Минзәләнең яшь боксчылары Алабуга районы башлыгы призлары өчен көч сынашты.

2018 елның 21 октябре, якшәмбе

Алабуга җиңел атлетика манежында Алабуга районы Башлыгы призына бокс буенча ХVI Бөтенроссия турниры узды. Быел ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 200дән артык спортчы катнашты.

Алабугага Татарстан командалары, шулай ук Волгоград, Киров, Саратов һәм башка өлкәләрдән боксчылар килгән иде. 

Безнең районнан Фатхуллин Руслан , Гимаев Илнар ,Степанов Степан катнашты, алар турнирның бронза призерлары булдылар. Турнир ярымфиналында бокс мәктәбе укучылары катнашты.А. К. Хаматова иң тәҗрибәле көндәшләренә оттырды.

http://menzela.ru/news/molodezhnyiy-meridian/yunye-boksery-menzelinska-sostyazalis-za-prizy-glavy-elabuzhskogo-rayona

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International