22 октябрьдән 26 ноябрьгә кадәр шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда наркомания проблемаларына багышланган күргәзмә эшли. Экспозициядә наркотик чараларның барлыкка килү һәм таралу тарихы, наркоманнар көнкүреше куркыныч булган картина, наркомания нәтиҗәләре сурәтләнгән вариокартиналар, зарарлы йогынтыга дучар ителгән дөньякүләм танылган шәхесләр турында видеопрезентация күрсәтелгән. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экскурсия бәясе 40 сум белешмәләр өчен телефон 3-12-03.