Начар метеорологик күренешләр:
2018 елның 8 октябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, көндез аерым районнарда 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Аязучан болытлы һава. Яңгыр, төнлә урыны белән. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 8-13 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, көндез аерым районнарда 23 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +4..+7.
Көндез максималь һава температурасы +10..+14.