Минзәлә дәүләт татар драма театрының 83 сезоны.Сабира Өметбаева гадәттәгечә котлаулардан башланды.
Гәрчә ачылганда Роберт Шәймәрданов юклыгы сизелсә дә (тизрәк терелүен телибез), гомумән, яңа сезонга аның контроле астында әзерләнгәне күренеп тора иде. Яшь артистларның яңа сезонга тулы көчләре җитүе сизелде. Премьера спектакле моңа сәбәп булды.
Тамашачылар шулай ук театрда Муллиннарның гомуми стажы 100 елдан артып китүенә игътибар иттеләр. Бу уңайдан Рәзилә ханым беренче тапкыр Муллиннарның исемле премиясен тапшырды, аңа яшь артист Эльвира Хәйретдинова ия булды.
Премьера спектакле яхшы тәэсирләр калдырды, артистлар уены бик көчле иде.