"Бердәм Урман утырту көне"экологик акциясе.

2018 елның 6 октябре, шимбә

Аның төп максаты-урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү һәм җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм үрчетү проблемаларына җәлеп итү.

"Олимп "балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре дә читтә калмады һәм табигать саклау акциясендә актив катнаштылар. "Олимп" теннис үзәге, "Титан" атлетика залы, "Нефтяник" спорт залы һәм чаңгы базасы территориясендә яшь миләш һәм чыршы үсентеләре утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International