5 миллион 312 мең сум грант отты

2018 елның 5 октябре, җомга

Коноваловка авыл җирлегендә Ашпала күлендә Габдрәшит әфәнде балык үрчетү белән өч елга якын шөгыльләнә, аңа бу эштә улы Ринат ярдәм итә.

“2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары арасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурста республикабызның 7 районыннан 15 КФХ катнашты, шуның 10сы грант отты. Безнең районнан Ашпала авылы күлендә балык үрчетү фермасыннан Ринат   Мухометзянов җиңеп чыкты һәм 5 миллион 312 мең сум күләмендә грант отты. 3 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  әлеге грантны Ринатка тапшырды. Ринат ел дәвамында 15-20 тонна балык үрчетеп сатарга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International