Тегермәнчедә өлкәннәрне зурладылар.

2018 елның 5 октябре, җомга

Быел өлкәннәр көне аеруча да билгеләп үтелде.

2 нче октябрь Иркәнәш мәдәният йортында аларга багышлап концерт куелды һәм "Әнәк" агрофирмасыннан күчтәнәч пакетлары өләшенде.

Ә инде 4 нче октябрь көнне Тегермәнче авыл клубында өлкәннәрне җыеп аш үткәрелде.Авылыбызның абыстае Зарипова Марсила бик матур итеп Коръән укыды. Ашның төп спонсорлары Хамматов Ильдар, Хаертдинов Айнур, Гыйльфанов Зиннур гаиләләре булды. Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлекле ягы булды: бәйрәмгә килгән һәрбер кунак күчтәнәч белән килде.Авылыбызның өлкәннәре киләсе елга да шулай матур итеп очрашырга язсын дигән теләктә таралыштылар.

Алсу Гыйльфанова, Тегермәнче авылы клубы мөдире.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International