Минзәлә шәһәр мунчасына моңарчы күрелмәгән ремонт ясалды

2018 елның 5 октябре, җомга

Дәүләт программасы нигезендә капиталь ремонт ясалган шәһәр мунчасы кабат ишекләрен ачты.

Шәһәр мунчасын ачу тантанасында ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм район башлыгы Айдар Салахов катнашты.
Шәһәр мунчасы бинасын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 24 млн сумга якын, автоном газ казанына 7 млн сум средстволар бүлеп бирелгән иде. Капремонтны Алексей Ищеряков җитәкчелегендәге “СК Спектр” оешмасы башкарды. 
Расим Габдрахманов, “Коммуналь челтәрләр” АҖ генераль директоры:
– Бинаның түбәсе яңартылды, аңа профнастил ябылды, бинаның алгы ягы ремонтланды, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, бинаның эчке ягы танымаслык булып үзгәрде. Шунысы мөһим – барлык инженерлык коммуникацияләре – җылылык, электр һәм су белән тәэмин итү системалары, вентиляцияләре яңартылды. Болардан тыш иске эскәмияләр алыштырылды, керү өлешендәге залга, гардеробныйга һәм ял бүлмәсенә заманча мебельләр урнаштырылды. Мунчага кергәндә пандус ясап куелды. Болардан тыш пар һәм су җылыткыч блок-модульле котельня урнаштырылды. 
Шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре дә башкарылды: мунчага кергәндә итү зонасы да булдырылды. Биредә өсте ябулы корылма һәм эскәмияләр урнаштырылды, газонлы үлән чәчелде. 
Гөлфия Хәлимова, ТОС-1 җитәкчесе:
–Шәһәребездә яшәүчеләр, аеруча барлык өлкәннәр, ветераннар исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә, бинаны төзүдә актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бина шәһәр халкына озак хезмәт итсен иде.
Безнең өстәмә
Капремонттан соң мунча керү бәяләренә дә үзгәрешләр кертелә: өлкәннәр өчен аның бәясе 100 сум, пенсионерларга, балаларга ташламалар каралган. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында алдагы ике атна рәттән ял көннәрендә (шимбә, якшәмбе) өлкәннәр өчен мунча юыну бушлайга.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International