Дәвек авылында Өлкәннәр көнен ныклап төзекләндерелгән клубта үткәрделәр.

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Быел Дәвек авылы клубы "авыл клубларын капиталь ремонтлау"дәүләт программасына кертелде. Капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә.

Бүген бу клубта Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм узды. Алар өчен бәйрәм өстәле әзерләнгән иде һәм үзешчән артистлар концерты оештырылды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов ветераннарны бәйрәм белән котлады. Алар шулай ук капиталь ремонт барышы белән таныштылар.
Авыл халкын бәйрәм белән "Илнур" КФХ башлыгы, үз вакытында 1989 елда әлеге клуб мөдире буларак хезмәт юлын башлаган эшмәкәр Язкар Биҗанов та котлады.

http://menzela.ru/news/novosti/v-sele-deukovo-den-pozhilykh-proveli-v-kapitalno-otremontirovannom-klube

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International