Кыска гына вакыт эчендә бу бина "Азнакай нефть-Газемаш"оешмасы төзүчеләре тарафыннан төзелгән. Пунктның гомуми мәйданы 60 кв.м., бина электр белән җылытыла. ФАП 5 бүлектән тора: кабул итү бүлмәсе, процедура бүлмәсе, санузел, хуҗалык блогы һәм коммуникацияләр белән бүлмә. Территория төзекләндерелгән, керү юлы "Автострой"ҖЧҖ хезмәткәрләренә вак таш җәелгән.
Тантаналы чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм район башлыгы Айдар Салахов катнаштылар.
Авыл халкын котлап, Айдар Салахов киләсе елда Гөлек авылында клуб төзү планлаштырылуын, шулай ук юл төзү проекты булуын әйтте.
Азат Хамаев үз чыгышында республикада һәм районда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары турында сөйләде һәм республика җитәкчелеге исеменнән авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады.
Авыл фельдшеры Гөлфирә Сәхапова билгеләп үткәнчә, яңа ФАП заманча таләпләргә туры килә һәм халыкны кабул итү, вакцинация үткәрү һәм башка төрле медицина процедуралары өчен барлык уңайлыклар да бар.