2018 елның 2 октябрендә 14.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе бинасында (Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 нче йорт) ата-аналары алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узды. Кабул итүгә 4 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарга бу мәсьәләне хәл итү өчен аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.