Минзәлә шәһәрендә яшәүче Александр Михайлович Мыльников үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, искиткеч әти һәм яраткан бабай – болар барысы да аның турында.
Александр Михайловичны туган көне белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова, ветераннар советы рәисе Заһир Зыятдинов һәм Минзәлә шәһәренең 1 нче ТОС җитәкчесе Гөлфия Хәлимова килделәр.
Роза Ягъфәр кызы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның хөкүмәт телеграммасын укыды, юбилярга сәламәтлек һәм озын гомер теләде, район башлыгы Айдар Салаховның истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Александр Михайлович Минзәлә районының Юртово авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 сыйныф белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли. 1954 елда өйләнә, хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. 1975 елда гаилә белән Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр. Бүгенге көндә Александр Михайловичның 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.
Юбилярның туганнары һәм якыннары адресына бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар ишетте. Александр Михайлович барлык котлауларга да сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе теләп җавап бирде.