29-30 сентябрь көннәрендә 1 нче урта мәктәпнең спорт залында Минзәлә районы гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында мини-футбол буенча "Алтын көз" турниры үткәрелде. Ярышларның беренче көнендә 1-2 сыйныф укучылары арасында 6 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча бу яшь төркемендә 1 урынны 3 нче мәктәп командасы яулады, икенче урынны 2 нче мәктәп командасы, өченче урынны 1 нче урта мәктәп командасы алды. Турнирның икенче көнендә катнашу өчен 3-4 сыйныф укучылары 5 команда заявка бирде: 1 урын - 1нче урта мәктәп, 2 урын - Гимназия, 3 урын - 2нче урта мәктәп. Турнирда уйнаган укучыларның күбесе тренер, өстәмә белем бирү педагогы Шунькин А. Н. шөгыльләнә. Мини-футбол буенча турнир призерлары һәм катнашучылары Минзәлә шәһәренең "балалар иҗаты йорты" муниципаль бюджет учреждениесенең грамоталары һәм призлары белән бүләкләнделәр.