Хөрмәтле өлкән буын кешеләре, районыбыз ветераннары!
Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу көнне без зур җылылык белән өлкән буын кешеләре турында сөйләшәбез. Без сезнең зирәклегегез алдында баш иябез, һәрвакыт Сезнең белән үрнәк алабыз. Сезнең яхшы һәм вакытында киңәшләрегез безгә тормышта ярдәм итә. Районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Сезнең тормышыгыз дустанә аралашу, якыннарыгызның кайгыртуы һәм яратуы белән тулсын. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, күңел көрлеге, озын бәхетле тормыш, иминлек телибез!
Өлкән буын кешеләренә карата сакчыл мөнәсәбәт бер генә тантаналы, бәйрәм көне түгел, ә һәрберебезнең көндәлек бурычы булып торсын.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Салахов