2018 елның 28-30 сентябрендә " Юбилейный» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә спорт аэробикасы буенча республика укыту - тренировка җыеннары узды. Спорт аэробикасы буенча спорт мастеры, күп тапкырлар ТР Чемпионаты һәм Беренчелеге чемпионы, спорт аэробикасы буенча Россия Кубогы иясе, Россия чемпионатының бронза призеры һәм Россия укучыларының I Спартакиадасының бронза призеры, Казан шәһәренең «Приволжанин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер - укытучысы Борисова Е. Ю. «Юбилейный» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Шәрипова С. А. һәм Яруллина Л. И. белән берлектә спорт аэробикасы бүлегенең барлык төркемнәре өчен укыту-тренировка җыеннары үткәрде.