Шәһәребезнең Октябрь мәйданында Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә 29 сентябрь көнне шәһәребез үзәгендә иртәнге сәгать 8 дә башлана. Сатуда киң ассортиментта сыер, сарык, дуңгыз һәм кош-корт итләре, сөт продуктлары, балык, бал, катнаш азык, бәрәңге, кишер, суган, бөртекле ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре, кулдан эшләнгән мебель җиһазлар да булачак.
Көзге муллык ярминкәсенә рәхим итегез!