Дәрәҗәле кунаклар Муса Җәлилнең мемориаль музеенда булдылар.

2018 елның 28 сентябре, җомга

Бүген кечкенә генә Минзәлә шәһәрендә зур вакыйга – шагыйрә, драматург, йөзләгән җырлар авторы Гөлшат Зәйнашеваның 95 яшенә багышланган VII республикакүләм әдәби фестивале узды. Әлеге кичәгә республикабызның төрле төбәкләреннән, башкалабыздан дәрәҗәле кунаклар җыелды.

Гөлшат апаның иң күңелле дә, иң авыр да булган студент еллары безнең Минзәлә педагогия көллиятендә үткән. 85 еллык чал тарихы булган көллиятебездә укып, белем алып,  бик югары дәрәҗәләргә ирешкән, татар хатын-кыз әдипләре арасыннан беренче булып Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган шагыйрә Гөлшат Зәйнашева белән горурланмый мөмкин түгел. Минзәлә шәһәре башлыгы Айдар Салахов, районыбызның башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Нэля Бикеева һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәкимова,  Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, шагыйрәнең кияве  Рафаил Шакирҗанов, республикабыз җырчылары Искәндәр Биктаһиров, Гөлнара Тимерҗанова, Рәфинә Ганиуллина һ.б. Гөлшат Зәйнашева укыган көллиятнең яңартылган бинасы белән, аның эшчәнлеге белән якыннан танышты, Муса Җәлилнең мемориаль музеенда, робототехника лабораториясендә кунак булды.

Гөлназ Талипова, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенең милли мәгариф бүлеге мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International