Салкын Чишмә авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны КОЖЕВНИКОВА АЛЕКСАНДРА АЛЕКСЕЕВНА үзенең юбилей көнендә РФ Президенты В. В. Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Айдар Салаховның бүләген алды. Аны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Эльвира Хәбибуллина, Иске Маҗын авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шәймәрданов котлады. Хөрмәтле кунаклар юбилярга сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, иртәгесе көнгә ышаныч, озын гомер теләделәр.
Александра Алексеевна Минзәлә районының Канонерка авылында туа. 4 сыйныфтан укып, 13 яшендә колхозга төрле эшчеләр булып эшли башлый. Кожевников Николай Андреевич кияүгә чыга, туйдан соң ире белән Салкын Чишмә авылына күчеп китә. Экспедитор булып эшләп пенсиягә чыга. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аның гаиләсе зур һәм яраткан - 8 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.