Минзәлә районының Әтрәкле авылында Өлкәннәр декадасына алдан әзерләнәләр.
Минзәлә муниципаль районында «ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе социаль хезмәткәрләре Мирзасалихова Ләйсания һәм Исламова Зөлфия үзләренең хезмәтләрен алучыларның күңелләрен күтәрергә теләделәр.
Көзге бәйрәм «Сөмбелә» сценариесе эшләнгән, бүләкләр, мәктәп укучылары чыгышы белән концерт номерлары ясалган, кунаклар һәм хезмәт күрсәтүчеләр чакырылган иде.
Юмарт «Сөмбелә» кунакка ипи - тоз белән килде, барлык җимешләре белән сыйлады, төрле уеннарда хезмәт алучылар белән уйнады, җырлады һәм биеде.
Барлык чакырылган кешеләр дә балачакта нинди булуларын искә төшерделәр. Уеннарда катнашып, күңелле итеп вакытларын үткәрделәр.
.jpg)