Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм Николаевка мәктәбе укучылары мәктәпнең элеккеге директоры, Әфган сугышы ветераны Кузнецов Сергей Александр улы каберенә чәчәкләр салдылар.
Чарада Халыкара мөнәсәбәтләр буенча «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының калуга өлкә бүлеге Советы Рәисе урынбасары, гвардия полковнигы Александр Ружин, Яр Чаллы шәһәренең хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге рәисе Мәхмүт Корбангалиев һәм погранвойск ветераны Фоат Билалов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Минзәлә шәһәренең "Юбилейный" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә район уку йортлары арасында Сергей Кузнецов истәлегенә волейбол турниры уза.