Район буенча 17900 тоннага якын кукуруз массасы базларга салынган.
“Заиковский” ҖЧҖ һәм “Калморза” хуҗалыгы хезмәтчәннәре атна азагына силос салу эшләрен төгәлләячәкләр. 27 сентябрьгә булган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә районда бер баш шартлы терлеккә 25,8 центнер күләмендә азык әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә азык хәзерләү буенча районыбыз республикада дүртенче урынны били. Район буенча 3300 гектар кукурузны бөртеккә суктырасы бар.