Минзәләдә балалар бакчаларында әйбәт ашаталармы?

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Минзәләнең 5 номерлы “Таңкай”балалар бакчасында ничек ашатуларны, балаларның туклануын махсус комиссия тикшерде. Комиссия составында шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, белем бирү учреждениеләренең туклану эшен оештыру буенча начальнигы Анастасья Вахрушева, газета журналисты Дилфас Галиев бар иде.

Без булган көнне балалар бакчасында беренче иртәнге ашка: йомырка тәбәсе, ипи өстенә 10 грамм  май белән бутерброд, кофелы эчемлек, икенче иртәнге ашка: 200 грамм алма согы, төшке ашка: пешерелгән аш чөгендереннән салат, кыздырылган икмәк кисәкләре белән бәрәңгеле һәм итле  аш шулпасы, макрон белән балык кәтлите, томатлы сок, кипкән җиләк-җимештән әзерләнгән сок һәм 50 грамм ипи, кичке ашка: дуслык боткасы, вафли,ряженка бирделәр. Биредәге беренче  төркемдәге балалар алларына куйган ризыкларын тәмләп ашап бетерделәр.     
Зиля Фәйзуллина(бакча мөдире): Балаларның ашатуын ай саен ата-аналарның комиссиясе  даими тикшереп торалар, алар тарафыннан канәгатьсезлек белдерүчеләр юк.  Бакчада   барысы 87 бала туклана. Без  балаларны   төркемдә аерым ашатабыз.  Безнең балалар пешекчеләр әзерләгән ризыкларны тәмле дип ашыйлар, алар ризыкларны төрләндерәләр.   Гомумән, безнең балаларның әти-әниләре ашатудан канәгать. 
 Бакчада ризык пешерү технологиясе сакланамы? Бу хакта газетабызның алдагы саныннан укып белә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International