Минзәләлеләр "гадел көндәшлек" икәнен белделәр.

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе вәкилләре Минзәлә районында булдылар.

Гражданнар һәм эшмәкәрләр өчен кабул итү оештырылды, аның барышында алар сораулар бирә, Идарәнең йогынтысы өлкәсендә булган аңлаешсыз моментларны ачыклый алдылар. Барлык сорауларга да җавапны Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина бирде.

 

Шулай ук ул 1 нче урта мәктәпнең 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде.  Аның барышында укучылар көндәшлек, көндәшлеккә сәләтлелек нәрсә икәнен, монополиягә каршы хезмәт нәрсә белән шөгыльләнүенә караганда гадел көндәшлек ни өчен отышлырак икәнен белделәр. Шулай ук балаларга монополиягә каршы органнар эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләүче видеороликлар күрсәтелде.

Гүзәл Шәфигуллина, Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары:

- Мәктәп укучылары өчен ачык дәресләр 2016 елдан бирле үткәрәбез, узган ел без гимназиядә булдык. Безнең бурыч-балаларда бизнесны үстерү өчен гадел һәм сәламәт конкуренция кирәклеген аңлау тәрбияләү һәм кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау өчен Монополиягә каршы орган эшчәнлегенең мөһимлеген аңлау. УФАС эше турындагы мультипликацион роликлар балаларда кызыксыну уята, алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә. Без барлык видеоматериалларны педагоглар алардан киләчәктә файдалана алсын өчен мәктәпләрдә калдырабыз. Мәктәп эскәмиясеннән хокукый грамоталык тәрбияләсә, киләчәк ышанычлы кулларда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International